TurkLang  
Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча халыкара фәнни конференция"TurkLang"

Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2022” исемле X-нчы халыкара фәнни конференция

2022 елның 16-18 июнендә Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2022” исемле X-нчы халыкара фәнни конференция заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып, дистанцион формада үткәреләчәк.

Конференциянең эш юнәлешләре:

  1. Компьютер системаларын төрки телләргә локализацияләү һәм терминология
  2. Төрки телләрнең электрон текст һәм аудио корпуслары
  3. Төрки телләрдәге Интернет-ресурслар, онтологияләр, тезауруслар, сүзлекләр
  4. Текстларны эшкәртү өчен морфологик, синтаксик һәм семантик технологияләр
  5. Автоматик тәрҗемә системалары һәм технологияләре, сөйләмне эшкәртү технологияләре
  6. Төрки һәм чит телләргә өйрәтүче интеллектуаль технологияләр
  7. Шәкли фәһем системаларында мәгълүмәтне эшкәртү өчен кулланылучы семиотик модельләр
  8. Яңа интеллектуаль технологияләрне һәм белемне эшкәртү системаларын булдырудаа төрки телләрне нигез итеп куллану
  • Конференция программасында пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, программаларны күрсәтү каралган.
  • Конференция кысаларында үзегезнең программаларыгызны күрсәтү теләгегез булса тәкъдимнәрегезне почтага җибәрегез.
  • Конференция кысаларында «Computational Models in Turkic Language and Speech» семинары үткәреләчәк, семинарның эш теле – инглиз теле.
  • Барлык мәкаләләр дә сукыр рецензияләү процедурасын узды (кимендә өч рецензия). Катнашуга кабул ителгән оригиналь төп мәкаләләрнең күләме 8 дән 15 биткә кадәр, ә кыска хәбәрләрнең 5 биткә кадәр булырга тиеш.

Мәкаләләргә карата булган таләпләр белән конференция сайтында танышырга мөмкин.

Семинар материалларын аерым җыентыкта бастырып CEUR Workshop Proceedings электрон китапханәсендә урнаштыру һәм Scopus-та индексацияләү планлаштырыла.

Конференциянең эш телләре

Конференциянең эш телләре: инглиз, казах, рус.
Презентацияләр инглиз телендә булырга тиеш.

Төп даталары:

Тулы текстларны җибәрү 25 майга кадәр
Рецензия нәтиҗәләрен җибәрү 3 июньдә
Конференциянең программасы әзер булу 10 июнь
Конференциянең эш көннәре 16 – 18 июнь

Семинардан тыш кабул ителгән барлык мәкаләләр дә конференция материаллары җыентыгында басылачак. Җыентык конференция сайтында (http://www.turklang.net) һәм РИНЦ-та урнаштырылачак.